news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Чыршы» операциясе һәм ауган агачларны җыю кагыйдәләрен үтәмәгәндә штраф яный

2021 елның 20 декабреннән 31 декабренә кадәр Татарстан Республикасында «Чыршы» оператив-профилактика чарасы уза.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы 2021 елның 20 декабреннән 31 декабренә кадәр Татарстан Республикасында «Чыршы» оператив-профилактика чарасы узуы турында хәбәр итә.

Чара барышында ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмый калу максатында урман кишәрлекләрендә даими рәвештә тикшерү уздырып торылачак, дип хәбәр итә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, урман үсентеләрен законсыз кисү, аларга зыян китерү яки агачларны үз белдегең белән казып алу очраклары булганда, гражданнарга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салына. Моннан тыш, законсыз агач кискән кеше урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак. Әлеге зыян киселгән агач төренә һәм аның үсү урынына, урманнарны саклау категориясенә бәйле рәвештә ачыклана.

Урманны саклау законнарын бозу фактлары турында урман сагының турыдан-туры 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук 8 (843) 221-37-95 номеры буенча ТР «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» оешмасы төбәк диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәргә мөмкин.

Ауган агачларны урмандагы исән агачларны кисмичә, бары тик кул көче белән кулланыла торган инструментлар, җайланмалар һәм механизмнар (балта, кул пычкысы) ярдәмендә генә җыярга ярый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100