Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Синоптиклар: Татарстанда бераз суытачак
21 октябрьдә иртән, көндез һәм кич республика территориясендә һава шартларының сизелерлек начарлануы көтелә.
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Иртәгә, 21 октябрьдә, Татарстанда һава шартларының сизелерлек начарлануы, кар явуы көтелә. Бу хакта бүген ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
«21 октябрьдә иртән, көндез һәм кич республика территориясендә һава шартларының сизелерлек начарлануы көтелә. Төньяк-көнбатыш циклонының актив атмосфера фронты үткәндә кар, юеш кар, яңгыр явачак, көньяк-көнбатыштан көчле җил секундына 17-22 метрга кадәр фаразлана, явым-төшемнәр аркасында күз күреме сизелерлек начарлануы көтелә», — дип сөйләде синоптиклар.
Иртәнге сәгатьләрдә республика буенча һава температурасы 0 градустан алып 1 градуска кадәр, көн дәвамында 2-7 градуска кадәр җылыначак. Шул ук вакытта иртәнге сәгатьләрдә юлларның аерым урыннарында бозлавык һәм кар боткасы барлыкка килергә мөмкин.
Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Казандагы алдагы көннәр торышы турында сөйләде. Ул, аерым алганда, кышның озакка килмәячәген искәртте. Бу атнада иң салкын төн — чәршәмбедән пәнҗешәмбегә көтелә, ул чакта -1 градуска кадәр салкын булачак. Атна ахырына шәһәрдә тагын җылыта.
«Температура җомга көнне көндез 13 градуска кадәр күтәреләчәк. Хәзер норма буенча Казанда уртача тәүлеклек температура 3 градус тәшкил итә, ә чынлыкта климатик нормадан 5-7 градуска югарырак булачак. Дүшәмбедән тагын салкын дулкын килә», — диде КФУ профессоры.
Переведенцев мәгълүматлары буенча, якындагы төндә шәһәрнең кайбер урыннарында кар сибәләргә мөмкин. Шәһәрдә беренче кар катламы 30 октябрь- 2 ноябрьдә барлыкка килергә мөмкин.
23 октябрьдә, шимбә көнне, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән яңгыр явачак. Төнлә һаваның минималь температурасы 3-8 градус җылы булачак. Көндез максималь һава температурасы 10-15 градус дәрәҗәсендә көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз