news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда болытлы һава торышы һәм юеш кар көтелә

Иртәгә көндез һава 5 градуска кадәр җылыначак.

Татарстанда болытлы һава торышы һәм юеш кар көтелә
архив/Михаил Захаров

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 21 октябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар фаразлана, җил көньяк-көнбатыштан исәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Бераз яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә», диелгән хәбәрдә.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары +1дән алып -4 градус арасындагы тамгада торачак. Көндез һава 5 градуска кадәр җылыначак.

Моннан тыш, синоптиклар Татарстан халкын көндез һәм кичен көчле җил булачагы турында кисәтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100