news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә

Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан көчле тизлектәге җил көтелә.

(Казан, 6 март, "Татар-информ"). Бүген Татарстанда көчле җил булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.

Татарстанда көндез аязучан болытлы һава торышы. Урыны белән кар явачак, буран көтелә. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан көчле тизлектәге җил була. Төнлә һава температурасы -10..-15˚, көндез -8..-13˚ градус. Юлларда бозлавык.  

news_right_1
news_right_2
news_bot