news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Атна азагында Россиядә көннәр җылы булыр дип фаразлыйлар

Урта Идел буенда шимбә һәм якшәмбе көннәрендә температура 13-16 градуска кадәр күтәреләчәк.

Атна азагында Россиядә көннәр җылы булыр дип фаразлыйлар
Владимир Васильев

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Россиянең Европа өлешендәге үзәк төбәкләрдә атна ахырында көннәр җылы булачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Фобос» үзәгенә сылтама белән хәбәр итә.

Чыганаклар хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә температура нормадан 5-7 градуска югарырак булачак.

«Үзәк федераль округның күпчелек төбәкләрендә җомга көнне һава температурасының 9-12, кара туфраклы өлкәләрдә һәм Урта Идел буенда 13-16 градуска кадәр күтәрелүе көтелә», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Температура шулай ук көнчыгыш төбәкләрдә дә күтәреләчәк. Әйтик, ял көннәрендә Башкортстанда һәм Оренбург өлкәсендә 13 градуска кадәр җылытачак.

Мондый һава торышы озак дәвам итмәячәк, шулай ук бераз явым-төшем дә көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot