news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2021 елда Татарстан Иделне савыктыруга 544 млн сумнан артык акча юнәлдерәчәк

Киләсе елга республика бюджетында «Әйләнә-тирә мохитне саклау» бүлеге буенча чыгымнар 975,5 млн сум күләмендә планлаштырылган.

2021 елда Татарстан Иделне савыктыруга 544 млн сумнан артык акча юнәлдерәчәк
архив/Владимир Васильев

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2021 елда Идел елгасын савыктыруга Татарстан бюджетында 544 млн сумнан артык акча каралган. Бу хакта ТР финанслар министры урынбасары Алла Анфимова ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында хәбәр итте.

«2021 елда «Әйләнә -тирә мохитне саклау» бүлеге буенча чыгымнар 975,5 млн сум күләмендә каралган, шуның 544,7 млн сумы «Иделне савыктыру» федераль проекты чараларын тормышка ашыруга тотылачак», - дип сөйләде докладчы.

Анфимова киләсе елга республика бюджетында авыл хуҗалыгын үстерүгә 13 млрд сум салынган, дип өстәде. Моннан тыш, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм шәхси хуҗалыкларга ярдәм итүгә 2 млрд сум тирәсе бүлеп биреләчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100