news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары көчле җил һәм кырау турында кисәтә

21 сентябрьдә урыны белән һава температурасы 0 градус булуы ихтимал.

Татарстан синоптиклары көчле җил һәм кырау турында кисәтә
архив/Михаил Захаров

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Синоптиклар Татарстанда көчле җил һәм кырау турында кисәтә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар фаразлавы буенча, 20 сентябрь киченнән дүшәмбе киченә кадәр һава шартларының начараюы көтелә.

21 сентябрьдә төнлә һәм көндез Республикада секундына 20 метр тизлектә көчле җил, урыны белән һава температурасы 0 градус, кырау булуы ихтимал.

news_right_1
news_right_2
news_bot