news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск активистлары комлыкны җыештыруда катнашты

Алар бергә җәйге сезонда җыелган чүп-чардан яр буе зонасын җыештырды.

Алексеевск активистлары комлыкны җыештыруда катнашты
http://alekseyevsk.ru/

(Алексеевск, 20 сентябрь, «Татар-информ», «Таң», Алексей Вангаев). «Чиста яр» эко-акциясе көзге игелек атнасы кысаларында узды. Аграр көллият студентлары, «Форпост», «Синергия» яшьләр үзәге хезмәткәрләре яр буен җыештырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Аларга «Просторный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе һәм «Үзәк» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисләре Светлана Некрасова һәм Әлфия Әхмәтова да кушылды. Алар бергә җәйге сезонда җыелган чүп-чардан яр буе зонасын җыештырды.

«Бу акция елга ярын чистартып кына калмыйча, барлык кешеләргә табигатьне саклау мөһимлеге турында искә төшерүгә дә юнәлдерелгән. Акциядә катнашучылар бистәдә яшәүчеләрне һәм кунакларны әйләнә-тирә мохиткә игътибарлырак булырга һәм чүп-чарны ял итү урынына ташларга түгел, ә тиешле урыннарга илтеп салырга кирәклеге турында өнди», — дип мөрәҗәгать итә алексеевскилыларга өмәне оештыручыларның берсе Анна Новикова.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100