news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Экология министрлыгы товарларга кытлык турындагы имеш-мимешләрне кире какты

Җитештерүчеләрнең киңәйтелгән җаваплылыгының яңа концепциясен гамәлгә ашыру кибетләрдә товар ассортиментында чагылмаячак.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). 2022 елдан башлап җитештерүчеләрнең киңәйтелгән җаваплылыгының яңа концепциясе гамәлгә кертелә. РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы хәбәр иткәнчә, шуның аркасында товарларга кытлык барлыкка килү ихтималы турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми.

Тиешле белдерү ведомство сайтында басылып чыкты.

«РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы кибетләрдә товарлар кытлыгы барлыкка килх турында хәбәрне кире какты. Җитештерүчеләрнең киңәйтелгән җаваплылыгының яңа концепциясен гамәлгә ашыру кибетләрдәге товарлар ассортиментында чагылмаячак», - дип хәбәр итә министрлык.

РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы товарларны һәм таркалмый торган төрү материалларын утильләштергән өчен җитештерүчеләр җаваплылык тоту урындагы закон проекты әзерләгән. Ваклап сату компанияләре ассоциациясе һәм интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясе хәбәр иткәнчә, бу хәл кибетләрдә киштәләр бушап калуга китерергә мөмкин, дип белдергән иде.

РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы җитештерүчеләр товарларны һәм төргәкләрне утильләштергән өчен инде дүрт елдан артык җаваплы булуын искә төшерә һәм «россиялеләрне буш киштәләр белән куркытмаска» өнди.

«Әлеге хәбәрләр гамәлдәге законнар үтәлешенә реаль контроль кертү белән бәйле манипуляцияләргә охшаган», - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100