news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары янә яңгыр һәм яшен турында кисәтә

Республика буенча урыны белән көч җил исәргә мөмкин.

Татарстан синоптиклары янә яңгыр һәм яшен турында кисәтә
Рамиль Гали/архив

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 21 июльдә, Татарстанда янә һава шартлары начарланырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәргә мөмкин. Яңгыр явуы ихтимал.

Моннан тыш, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшүе фаразлана.

Кичә Татарстанда яңгыр каты яву сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казанда урамнарны һәм ишегалларын су баскан иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot