news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә

Көндез республика территориясендә һава температурасы +18 градустан югары күтәрелми.

Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
Рамиль Гали

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 2 августта, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы саклана. Төнлә күпчелек районнарда, ә көндез урыны белән яңгыр явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Моннан тыш, республика территориясендә төнлә һәм көндез «урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр җитәргә мөмкин», дип кисәтә синоптиклар.

Кичен һәм төнлә термометр баганалары нульдән 6 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава 13-18 градуска кадәр җылыначак.

«Температура җитәрлек дәрәҗәдә югары түгел. Аномалия дүрт-биш, бәлки, җиде градус тәшкил итәргә мөмкин», – дигән иде К(И)ФУ профессоры Юрий Переведенцев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100