Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдән рекордлы яңгыр Татарстанга килеп җитәчәк
Иртәгә Мәскәүдә көчле яңгыр явачак, безгә бу явым-төшемнең кырые гына эләгү ихтималы бар.
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Киләсе чәршәмбедә Мәскәүгә айлык явым-төшем нормасының яртысы төшәчәк. Яңгыр озак явачак, ул тәүлек буе дәвам итәчәк. Яңгыр Татарстанга килеп җитәрме... «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев моңа ачыклык кертте.
«Бездә мондый көчле явым-төшем булмаячак. Без бу циклонның көнчыгыш перифериясендә генә калырга мөмкинбез, безгә бу явым-төшемнең кырые гына эләгү ихтималы бар. Әмма РФ Гидрометеорология идарәсе фаразына караганда, якын арада Казанда көчле яңгыр көтелми», - диде ул.
Федераль мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, иртәгә Мәскәүдә көчле яңгыр явачак. Урыны белән яңгыр җепшек кар белән аралашырга мөмкин. РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 21 апрельдә Татарстан башкаласында көндез 5 мм явым-төшем көтелә. Шундый ук явым-төшем төнлә 22сеннән 23 апрельгә фаразлана. Бу гадәти яңгырлар булачак», — дип тәмамлады КФУ профессоры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз