news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көчле җил һәм кыска вакытлы буран көтелә

Төнлә һава температурасы 0..-5, көндез исә -1..+4 градус тәшкил итәчәк.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Иртән һәм көндез, 21 мартта, республика территориясендә һәм Казанда төньяк-көнбатыштан көчле җил исүе (аның тизлеге көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин), шулай ук кыска вакытлы буран көтелә. Буран вакытында күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начараячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Иртәгә, 21 мартта, синоптиклар алмашынучан болытлы һава торышы вәгъдә итә. Урыны белән бераз җепшек кар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, талгын. Иртән һәм көндез җилнең тизлеге көчәеп, урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.

Төнлә һава температурасы 0..-5, көндез исә -1..+4 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык саклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100