news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия агачы «Европаның ел агачы-2021» халыкара конкурсында өченче урын алган

Җиңүче агачны матурлыгы, зурлыгы яки яше буенча түгел, ә аның тарихына һәм кешеләр белән бәйләнешенә карап сайлыйлар.

Россия агачы «Европаның ел агачы-2021» халыкара конкурсында өченче урын алган
https://minleshoz.tatarstan.ru/

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). «Европаның ел агачы — 2021» халыкара конкурсына йомгак ясалган. Интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Россиянең «Борынгы платан» агачы 66 026 тавыш җыеп, мактаулы өченче урынны яулаган. Икенче урында «Куринг платаны», Италия — 78 210 тавыш. Конкурста Испания агачы җиңүче дип табылган. «Меңьеллык Лесин имәне» өчен 104 264 тавыш бирелгән.

Борынгы платан агачы Дербент шәһәренең тарихи өлешендә (Дагыстан Республикасы) борынгы Җомга мәчете ишегалдында үсә. Аңа 284 яшь. Риваять буенча, платан үсентеләрен Көнчыгышның бөек полководецы Надир шаһ үзе карап тәрбияләгән. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Куәтле агачка сокланып, язучы Александр Бестужев-Марлинский әсәрләр иҗат иткән. Бүген көчле патриарх дини корылманың үзәк өлешен бизи, ул Дагыстан халкын һәм республика кунакларын җәлеп итү урыннарының берсе булып тора. Аның турында легендалар языла, шигырьләрдә телгә алына, картиналар сурәтләнә.

«Европаның ел агачы» халыкара конкурсы 2011 елдан бирле үткәрелә. Аның максаты — дөньяның төрле илләрендә иң кызыклы тарихы булган агачларны ачыклау һәм табигый һәм мәдәни мираста аларның әһәмиятен ассызыклау.

Шуңа күрә конкурсантларны һәм җиңүчеләрне сайлап алуның төп критерийлары — агачның матурлыгы, зурлыгы яки яше түгел, ә аның тарихы һәм кешеләр белән бәйләнеше.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100