news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ялларда Татарстанда 10 градуска кадәр салкынайта

Республикада төньяк-көнбатыш антициклоны хакимлек итәчәк.

Ялларда Татарстанда 10 градуска кадәр салкынайта
Владимир Васильев

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Киләсе ял көнәнрендә Татарстанда кинәт салкынайтачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Шимбә, 21 мартта, республикага төньяк-көнбатыш җилләре алып килгән циклон йогынты ясаячак. Шул циклон төбәккә яңгыр да алып килде. Төнлә һава температурасы -1…-6 градус, көндез 0…+5 градус була. Төнлә урыны белән бераз кар ява, көндез кар һәм яңгыр явуы көтелә. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булуы ихтимал.

Якшәмбе, 22 мартта Татарстанда төньяк-көнбатыш антициклоны йогынтысында була. Республикада Арктикадан килгән һава хакимлек итәчәк, дип хәбәр итә синоптиклар.

Төнлә һава температурасы -5…-10 градус булырга мөмкин. Көндез бераз җылыта, һава температурасы — -4…+1 градус. Урыны белән кар ява. Юлларда бозлавык хасил була.

Киләсе атна башында Татарстанда салкын һава торышы хакимлек итәчәк, дип хәбәр итә метеорологлар. Урыны белән бераз кар явуы ихтимал, юлларда бозлавык. Төнлә һава температурасы -4 градустан -9 градуска кадәр төшә, ә көндез -1 градустан +4 градуска кадәр күтәрелә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100