news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 39 градус чамасы салкыннар 25 февральгә кадәр дәвам итәчәк

Җилнең көчәюе суыкта өшү куркынычын арттырачак.

Татарстанда 39 градус чамасы салкыннар 25 февральгә кадәр дәвам итәчәк
Владимир Васильев

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда 16 февральдә урнашкан аномаль салкын һава торышы республика территориясендә 25 февральгә кадәр сакланачак.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе тараткан фараздан күренгәнчә, соңгы көннәрдә төбәктә тәүлеклек уртача температура нормадан 9-16 градуска түбәнрәк. Әмма «аз болытлы антициклон» (ул безгә төньяктан киләчәк) йогынтысында Татарстанда температура фоны түбәнәюен дәвам итәчәк, дип искәртә синоптиклар.

Якшәмбе һәм дүшәмбе, 21-22 февральдә, төнлә һәм иртән һава температурасы -25..-30 градуска кадәр төшәчәк. 21 февральдә урыны белән -35, ә 22 февральдә -37 градуска кадәр суытыр дип көтелә. Көндез исә һава температурасы -17..-24 градус тәшкил итәчәк.

Сишәмбе һәм чәршәмбе, 23-24 февральдә, төнлә термометрның терекөмеш баганасы -30..-35, ә кайбер урыннарда -39 градуска кадәр түбәнәячәк. Көндез -23..-28 градус булачак. Төньяктан искән җилнең урыны белән секундына 10-15 метрга кадәр көчәюе нәтиҗәсендә суыкта өшү куркынычы артачак.

Метеорологларның мәгълүматлары буенча, республикада аномаль салкыннар пәнҗешәмбе, 25 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot