news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кошлар өчен җимлек ясау бәйгесендә җиңүчеләр һәр ай саен ачыклана

Халыкара кошлар көнендә һәр айдагы номинантлар арасыннан берәр җиңүчене сайлап алачаклар.

Кошлар өчен җимлек ясау бәйгесендә җиңүчеләр һәр ай саен ачыклана

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Кошлар өчен җимлек ясау буенча X интернет-конкурсына эшләр кабул ителә. Аны Россия Кошларны саклау берлеге оештыра.

Эшләр 2022 елның 21 мартына кадәр  http://birds-konkurs.ru сайтында кабул ителә. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәр ай саен жюри «Оптималь вариант» (кошларның ихтыяҗларына һәм җимлек стандартларына туры килә торган дизайн) һәм «Могҗизаи ашханә» (иң матур һәм оригиналь җимлек) номинацияләре буенча җиңүчене ачыклый.

2022 елның 1 апреле — Халыкара кошлар көненә жюри әгъзалары конкурсның һәр айдагы номинантлары арасыннан берәр җиңүчене сайлый.

Җиңүчеләргә Россия Кошлар сагы берлеге Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылачак.

Оештыручылар сүзләренчә, фотосурәтләрдә эшнең авторы язылган булырга тиеш, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot