news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 31 градуска кадәр салкыннар көтелә

Төнлә һәм иртән республикада томан төшәчәк.

Татарстанда 31 градуска кадәр салкыннар көтелә
«Татар-информ» архивы

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда 31 градус салкын булуы көтелә, шулай ук томан төшүе һәм җил булуы ихтимал. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

«Алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәр көтелми», — диелә синоптиклар хәбәрендә.

Төнлә һәм иртән республикада томан төшәчәк. Шулай ук көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк.

Төнлә 20-25 градуска кадәр суытачак, температура урыны белән 31 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 15-20 градус салкын булачак.

Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Алдарак, Гидрометеорология үзәге республикада ял көннәрендә 30 градуска кадәр салкыннар көтелә дип фаразлаган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100