news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бу елның 101 көнендә температура нормадан биш градуска югары булган

Бөтен җир шарында 2020 елның 9 ае барлык метеокүзәтүләр тарихында иң җылысы булган.

Бу елның 101 көнендә температура нормадан биш градуска югары булган
Михаил Захаров

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бу елның 101 көнендә температура нормадан биш градуска югары булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев сөйләде.

«Казанда быел күпчелек уңай аномалияләр. Июньдә генә температура нормадан түбәнрәк иде. Калган вакытта, аеруча кышкы айларда, Казанда уртача айлык температуралар нормадан югары булды», — диде. 

Тискәре аномалия, ягъни нормадан биш градуска түбән булган нибары 11 көн генә булган. Мәсәлән, июнь өчен бик суык саналган дүрт көн, шулай ук 16, 17 ноябрь көннәре кергән. Җыеп әйткәндә, 2020 елда нормадан югары 211 җылы, нормадан түбән 111 салкын көн теркәлгән.

«Яңгыр җәен җитәрлек булса да, көзен явым-төшем җитмәде. Ноябрьнең беренче яртысында Казанда явым-төшем 10 мм дан артмады, — диде Тимур Әүһәдиев.

 Ул бөтен җир шарында 2020 елның 9 ае барлык метеокүзәтүләр тарихында иң җылысы булганын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100