news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда суык һәм яңгырлы һава торышы көтелә

Республика территориясендә вакыт-вакыт көчле җил исәчәк.

Татарстанда суык һәм яңгырлы һава торышы көтелә
архив/Михаил Захаров

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 20 октябрьдә, Татарстанда шактый салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төбәктә аязучан болытлы һава торышы булачак. Республикада урыны белән бераз яңгыр явачак. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан исә торган җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк.

Төнлә һава температурасы +3тән алып -2 градуска кадәр була. Көндез һава 4-9 градуска кадәр җылыначак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100