Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Климатолог: Арктик антициклоннар йогынтысында, быел кыш салкын булуы ихтимал
Россиядә яшәүчеләрне үзгәрүчән һава торышы көтә., дип кисәтә синоптиклар.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Быел антициклоннар йогынтысында, Россиядә кыш салкын булачак. Бу хакта URA.RU агентлыгына «Үзәк Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге» ФДБУ метеорология һәм климат бүлеге башлыгы Николай Терешонок сөйләде.
«Антициклонлы һава торышы өстенлек итү ихтималы бар һәм, көчле салкыннар булырга мөмкин, — диде климатолог. Европада да шул ук хәл. Минем фикеремчә, бу хәл Ла-Манштан алып Уралга кадәр булыр».
Бөтендөнья кыргый табигать фондының климат программасы директоры Алексей Кокорин глобаль җылыну аркасында кышын һава температурасы күтәрелүен, әмма бу процесс бик акрын баруын әйтте. Аның фикеренчә, Россиядә яшәүчеләрне үзгәрүчән һава торышы көтә.
«Көньяк — Төньяк, Төньяк — Көньяк юнәлешендә һава массалары тагын да активрак хәрәкәт итәчәк», — ди Алексей Кокорин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз