news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары томан һәм көчле җил турында кисәтә

Көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәчәк.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 4 октябрьдә, Татарстан территориясендә урыны белән томан көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Моннан тыш, көндез Татарстанда һәм Казанда көньяктан көчле җил дә булачак. Җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot