Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә

Республикада җилнең тизлеге урыны белән секундына 17 метрга җитәчәк.

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 20 августта, төнлә дә, көндез дә Татарстан буенча урыны белән төньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар тарафыннан таратылган һава шартларының начараюы турындагы кисәтүдә җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк, дип билгеләнә.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы республика метеорологлары фаразына караганда, җылылык Татарстанга бу атна ахырына киләчәк, дип хәбәр иткән иде.