news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таһир Һадиев: Конституциягә төзәтмә кертү кешеләрнең табигатькә карашын үзгәртәчәк

Дәүләт Советының Экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе урынбасары тирә-юньне саклау өстенлекләрен илнең Төп законында билгеләүнең мантыйкка ярашлы булуын әйтте.

Таһир Һадиев: Конституциягә төзәтмә кертү кешеләрнең табигатькә карашын үзгәртәчәк

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Илнең һәм кешеләрнең әйләнә-тирәсе чиста булсын өчен, Конституциягә табигатьне һәм тирә-юньне саклауга кагылышлы үзгәрешләр кертү — Россия Президентының һәм депутатларның закончалыклы якын килүе ул. Бу фикерне Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев әйтте.

«Президентның да, депутатларның да безнең ил, безнең тирә-яктагы дөнья, өебез чистарак булсын өчен шулай эшләве закончалыклы. Һәр кеше дә балаларыбызның чиста һава сулавын, суларга якынрак булуын тели. Соңгы йөз елда без әллә ниләр майтарып ташладык», — диде ул.

Әкренләп Россия җәмгыятен экология мәсьәләләре борчый башлады. Әмма бер көн эчендә генә бу мәсьәләләргә бөтен кешенең дә карашы үзгәрә алмый. Россиядә алып барыла торган шушы әкрен һәм тулы эшчәнлек бу хәлләргә башкачарак карарга мөмкинлек бирәчәк, диде Таһир Һадиев.

«Бер көн эчендә кешене үзгәртү бик авыр, бу эш әкренләп бара. Вакыт узар һәм без үз-үзебезне танымабыз да әле, „Элек нәрсә эшләдек без?“ диярбез», — диде спикер.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100