news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшенле яңгыр аркасында кисәтү игълан ителде

20 майда республика территориясендә яңгырлар, яшенле яңгыр, боз явуы һәм тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җил булырга мөмкин.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Синоптиклар фаразына караганда, 20 майда республика территориясендә яшенле яңгыр, боз явуы һәм тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җил булырга мөмкин.

Көчле җил вакытында өйдә калырга, тәрәзә һәм ишекләрне ныгытып ябарга киңәш ителә. Әгәр сез урамда була калсагыз, электр линияләре, реклама щитлары, элмә такталар, юл билгеләреннән ераграк торырга тырышыгыз.  Автомобильләрне агачлар янында калдырмагыз.

Машина йөртүчеләргә мөмкин булганда ерак араларга чыгудан баш тартырга киңәш итәләр. Әгәр сез яшенле яңгыр вакытында машинада, велосипедта яки мотоциклда булсагыз, туктап, яңгыр узганны көтегез. Ачык җирдә, мөмкин булганча түбәнлектә, җиргә ятарга киңәш ителә. Яшеннән саклану өчен сезнең янәшәгездә елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч.

news_right_1
news_right_2
news_bot