news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш урманчылыгы территориясендә чираттагы санкцияләнмәгән чүплек бетерелгән

Барлыгы 15 куб.м каты көнкүреш калдыгы чыгарылган.

Лаеш урманчылыгы территориясендә чираттагы санкцияләнмәгән чүплек бетерелгән
https://minleshoz.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1751006.htm

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). «Лаеш урманчылыгы» ДКУ, «Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре һәм Егорьево авыл җирлеге вәкилләре Лаеш муниципаль районының Бима авылы янындагы урман фонды территориясендә рөхсәтсез чүп-чар ташлау урынын бетергән. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар көче белән барлыгы 15 куб.м каты көнкүреш калдыгы чыгарылган.

«Мондый чүплекләр экологияне начарайта гына түгел, ә янгын чыгу ихтималы белән дә куркыныч тудыра, — ди Лаеш урманчылыгының җитәкче-урманчысы Валерий Изибеков. — Без даими рәвештә урман фонды территориясен тикшереп торабыз һәм, кызганыч, рөхсәтсез калдык ташлау фактлары теркәлеп тора. Быел, мәсәлән, урманчылык территориясеннән 35 кубометрдан артык чүп-чар җыеп чыгарылды».

news_right_1
news_right_2
news_bot