news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Июнь аенда Идел буе шәһәрләрендә яңгырлар аз булачак дип фаразлыйлар

Җәйнең беренче аенда температура нормадан югарырак булачак.

Июнь аенда Идел буе шәһәрләрендә яңгырлар аз булачак дип фаразлыйлар
Рамиль Гали

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Июнь аенда Идел буенда синоптиклар явым-төшем аз булыр дип фаразлый. Бу хакта РБК Россия Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршинга сылтама белән хәбәр итә.

«Синоптик билгеләп үткәнчә, җәйнең беренче аенда Россиянең Идел буе округларында, Үзәк территориясендә, Төньяк-көнбатыш округының көнчыгыш районнарында явым-төшем аз көтелә», — диелә хәбәрдә.

Россиянең әлеге төбәкләрендә җәйнең беренче аенда һава температурасы нормага якын һәм югарырак булачак.

Мәсәлән, Мәскәүдә төнлә уртача температура +10...+15 градус булачак, ә көндезге сәгатьләрдә +20...+25 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу нормадан бер градуска югарырак, дип вәгъдә итә синоптиклар. Әлегә бу Россия Гидрометеоүзәгеннән башлангыч фараз гына, ул май ахырына ачыкланып бетәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100