Татарстанда көчле җил көтелә

Көндез +12 градуска кадәр җылы булачак.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Бүген көндез Татарстан территориясендә урыны белән көчле җил көтелә. Аның тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Көндез +12 градуска кадәр җылы булачак.