news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда һава торышы атна уртасыннан үзгәрә башлаячак

Иртәгә, 20 апрельдә, һава шартлары үзгәрешсез кала.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»).Татарстанда Скандинавия антициклоны йогынтысында урнашкан салкынча, коры һәм аз болытлы һава торышы бу атна уртасыннан үзгәрә башлаячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. 

Иртәгә, 20 апрельдә, һава шартлары үзгәрешсез калачак. Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми, көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы төнлә 0дән -5 градуска кадәр һәм көндез +7дән +12 градуска кадәр булачак.

Синоптиклар чәршәмбе, 21 апрель төнендә, явым-төшем ихтималы булу зур түгел, әмма көндез республиканың көнбатыш төбәгендә җылы фронт үтү белән яңгырлар явачак, дип искәртә. Төнлә +2 -3 градуска кадәр, көндез +7, +12 градуска, көнчыгышта +17 градуска кадәр җылы була.

22 апрельдә вакыты белән явым-төшем көтелә. Температура төнлә +4 градустан -1 градуска кадәр, көндез -8дән 13 градуска кадәр булачак.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, җомга, 23 апрельдә һәм шимбә, 24 апрельдә, Татарстанда урыны белән яңгыр явачак. Шул ук вакытта температура бераз арта: төнлә 2-7 градуска кадәр, көндез +12дән +17 градуска кадәр җылы булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100