news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якындагы көннәрдә Татарстанда — 38 градуска кадәр салкынайтачак

Синоптиклар фаразлавынча, республика территориясендә аномаль салкыннар 26 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Якындагы көннәрдә Татарстанда — 38 градуска кадәр салкынайтачак

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Соңгы көннәрдә Татарстан территориясендә аномаль салкын һава торышы урнашты. Киләсе атнадан һава температурасы тагын да төшәчәк.

Иртәгә Татарстанда бераз кар яварга мөмкин, ә төнлә һава температурасы урыны белән -31 градуска кадәр төшәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. 

21 һәм 22 февральдә салкын булачак. Төнлә һәм иртән 24-31 градус салкын фаразлана, урыны белән -37 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин. Көндез һава температурасы -17…-24 градус булачак.

23 февральдә төнлә -30…-35 градус, ә кайбер урыннарда термометр баганасы -38 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы -22…-27 градус булачак.

Моннан тыш, якынча фаразлар буенча, сишәмбе төньяк-көнчыгыштан секундына 8-13 метр тизлектә җил исәргә мөмкин. Бу температураның төшүен сиздертәчәк һәм өшү куркынычына китерәчәк.

Синоптиклар фаразлавынча, республика территориясендә аномаль салкыннар 26 февральгә кадәр сакланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100