news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ял көннәрендә салкын һава торышы сакланачак

Көндез -36 градуска кадәр салкын булачак.

Татарстанда ял көннәрендә салкын һава торышы сакланачак

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда алдагы ял көннәрендә аномаль салкын һава торышы саклана.

ТР Гидрометеоүзәге алдан фаразлаганча, шимбә көнне, 20 февральдә, республикада аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә бераз кар явуы ихтимал. Юлларда бозлавык саклана.

Төнлә һәм иртән һава температурасы 21дән 26 градуска кадәр, аязган вакытта 27дән 32 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава -16, -21 градуска кадәр җылыначак.

Якшәмбе, 21 февральдә, алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Көчле җил булачак. Юлларда бозлавык саклана.

Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы -24 градустан -29 градуска кадәр, аязган вакытта — 31дән 36 градуска кадәр салкын булачак. Көндезге сәгатьләрдә бераз җылыначак-17-22 градуска кадәр салкын көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100