news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә аномаль кышның сәбәбе турында билгеле булды

Ил территориясендә климат нормасы 25-28 градуска кадәр арткан.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Россиядә аномаль кыш булуга Себердән килгән салкын һаваны Атлантика җылы һава массалары кысу сәбәп булган. Бу хакта РИА Новости РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

Метеоролог сүзләренчә, быел Төньяк Атлантикадан һава массаларын күчерүне тәэмин итүче Төньяк Атлантика тирбәнеше Европа һәм Көнбатыш Себергә кадәр генә түгел, Якутиягә һәм хәтта Хабаровск краена да барып җиткән. Бары тик декабрь ахырында һәм гыйнварда гына Россия территориясендә һава торышын антициклон билгеләде.

Шул ук вакытта Вильфанд кайбер мондый күренешләр элек тә булганын таныды, әмма мондый вазгыятьнең кыш буе күзәтелгәнен хәтерләми.

Ил территориясендә климат нормасы кайвакыт 25-28 градуска кадәр арткан. Якындагы биш көндә ул 16-20 градус тәшкил итә, диде Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фәнни җитәкчесе.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев бу атнада Татарстанда апрель һава торышы вәгъдә итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100