news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда томан һәм буран турында кисәтә

Бүген төнлә республика территориясендә һәм Казанда урыны белән буран көтелә, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарланырга мөмкин.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 20 гыйнварда, Татарстанның кайбер районнарында томан төшәргә мөмкин, төнлә буран көтелә.

Гомумән республика буенча аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Бераз кар явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә искән җил юнәлешен көньякка үзгәртәчәк. Төнлә һава температурасы −5..-10˚ фаразлана, аязганда — 16 градуска кадәр салкын.

Көндез һава температурасы −3..-8˚ градус фаразлана. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Бүген төнлә республика территориясендә һәм Казанда урыны белән буран көтелә, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарланырга мөмкин.

Төнлә шулай ук көньяк-көнбатыштан 15-20 метр тизлектә җил исәчәк, Казанда — 18 метрга кадәр.

Юлларда бозлавык, кар көртләре саклана, дип искәртә синоптиклар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100