420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 20 гыйнварда, Татарстанда салкын һәм дымлы һава торышы саклана.
«Республикада болытлы булачак. Урыны белән кар явуы көтелә. Көндезге сәгатьләрдә кайбер урыннарда җиңелчә буран булуы ихтимал», - дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Көндез җил юнәлешен төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба алмаштырачак. Юлларда бозлавык хасил була.
Төнге сәгатьләрдә төбәк буенча һава температурасы -20дән алып -25 градуска кадәр була. Көндез һава температурасы -13..-18 градус булачак.
Элегрәк «Татар-информ» бу атна ахырына Татарстанга җылылык киләчәк, дип хәбәр иткән иде.