news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкын аномаль салкыннар көтә

Якшәмбе көнне, 20 декабрьдә, температура нормадан 8-10 градуска түбәнрәк булачак.

Татарстан халкын аномаль салкыннар көтә
«Татар-информ» архивы

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Алдагы көннәрдә Россиянең Европа өлешендә, шул исәптән Идел буе федераль округында да температура нормадан шактый түбән булачак. Бу хакта Россия Гидрометеоролоия үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. 

Эксперт сөйләгәнчә, бүген Идел буе федераль округы территориясендә температура нормадан югары булган соңгы көн. Киләсе атна башында аномаль салкыннар фаразлана.

«Җомга көнне уртача кышкы температуралар булачак. Көндез температура нормадан 3-4 градуска югарырак. Бу Идел буена һәм Уралга кагыла — бу төбәкләрдә -8, -10 градус салкын булачак. Киләсе атна башында ук температура сигез градуска төшәчәк. Якшәмбе көнне температура нормадан 8-10 градуска түбән булачак», — диде галим.

Алдарак «Татар-информ» ялларда Татарстанда 30 градуска кадәр салкыннар көтелә дип язган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100