news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ белгече: Казанда салкын аномалия нормадан ике тапкыр артык булачак

Кинәт салкынайту сәбәпле, якындагы ялларда республика юлларында көчле бозлавык булырга мөмкин.

КФУ белгече: Казанда салкын аномалия нормадан ике тапкыр артык булачак
архив/Владимир Васильев

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 20 ноябрьдә, Казанда салкын аномалия нормадан ике тапкыр артык булачак. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә бүген Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдев хәбәр итте.

«Казанда һава температурасы аномалиясе 19 декабрьдә -8 градус, 20 декабрьдә -10 градус, 21 декабрьдә -4 градус булачак. 22 декабрьдә һава температурасы янә нормага киләчәк. Бу атнада Казанда уртача температура нормасы -10 градус тәшкил итәчәк», — диде спикер.

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлавынча, 20 декабрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы, бераз кар яварга мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача тизлектә исәчәк. Төнлә һәм иртән һава температурасы -20…-25 градус, ә аязганда -26…-31 градус та булырга мөмкин. Көндез һава температурасы -16…-21 градус булачак. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

21 декабрьдә алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача тизлектә исәчәк. Төнлә һәм иртән һава температурасы -18…-23 градус, аязганда -28 градус, ә көндез -12…-17 градус булачак. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100