Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда аномаль салкын көннәрнең күпме дәвам итәчәге билгеле булды
Якындагы ялларда төньяк-көнбатыш антициклоны Казанга салкыннар алып киләчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүгенге кичтән Татарстан башкаласында кинәт суытачак, әмма әлеге салкыннар озак дәвам итмәячәк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдев хәбәр итте.
«Безгә төньяк-көнбатыш антициклоны бик салкын һәм арктик һава алып киләчәк. Һава температурасы шактый төшәчәк һәм төнлә -20 градус булачак. Әмма кайбер районнарда ул -26 градуска кадәр төшәргә мөмкин», — диде ул.
Спикер сүзләренчә, көннәр кинәт суытачак, әмма бу озакка сузылмаячак. Сишәмбе Татарстан башкаласына яңа циклон белән бәйле атмосфера фронты киләчәк, басым төшәчәк, кар яварга мөмкин.
Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлавынча, шимбә һәм якшәмбе Татарстан башкаласында һава температурасы -16 градус, ә якшәмбе төнендә -23 градус, дүшәмбе төнендә -19 градус булуы көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз