news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 271 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Авыру йоктыручылардан 48 кеше хастаханәгә озатылган, 193 кеше өендә дәвалана.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 271 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, алты кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«48 кеше хастаханәгә озатылган, 193 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Коронавирус йоктыру очракларының күпчелеге (174) Казанга туры килә. Чаллыда – 34 очрак теркәлгән. Муниципалитетлар арасында инфекция йоктыручылар саны буенча Питрәч районы (6) әйдәп бара.

18 ноябрьгә мәгълүматлар буенча, республикада коронавирус инфекциясенең 35 меңгә якын очрагы ачыкланган, 27,6 мең кеше (шуларның 192се – узган тәүлектә) ковидтан терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100