news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары урыны белән кар явар дип фаразлый

Төнлә республикада -15 градуска кадәр суытачак.

Татарстан синоптиклары урыны белән кар явар дип фаразлый
Рамил Гали

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Дарья Сивакова). Иртәгә, 19 ноябрьдә, Татарстанда салкын һава торышы сакланачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республиада алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез, көндез урыны белән кар ява. Төнлә һава температурасы -10.. -15, аязганда -17.. -22 градуска кадәр төшә. Көндез -2, -7 градус салкын булыр дип көтелә.

Юлларда урыны белән бозлавык хасил була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100