news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры бу атнада Казанда кар яумаячагын әйтте

Башкалада якын көннәрдә температура режимы нормадан 8 градуска югарырак булачак.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Синоптиклар бу атнада Татарстанда беренче кар явуы турында кисәткән иде. Әмма Казанда якын көннәрдә температура режимы нормадан югарырак булачак, шуңа күрә кышның вакытыннан алда килүеннән куркырга кирәкми. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Бу атнада иң салкын төн чәршәмбедән пәнҗешәмбегә туры килүе көтелә, Казанда температура -1 градуска кадәр төшәр дип фаразлана. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, бу төндә шәһәрдә явым-төшем көтелми. Бездә даими кар катламы 19-21 ноябрьдә билгеләнә,ул вакытта уртача тәүлеклек температура -5 градус тирәсе була. Кар 30 октябрь — 2 ноябрь аралыгында, тәүлеклеклек уртача температура „минус“ ягына күчкәч, яварга мөмкин», — диде ул.

Бу атна Татарстан башкаласында аномаль җылы булачак. Җомга һәм шимбә көннәрендә көндезге сәгатьләрдә һава 11 градуска кадәр җылыначак.

«Шәһәрдә температура климат нормасыннан 8 градуска югарырак булачак. Якындагы шимбәдә көндез 11 градус җылы, төнлә 8 градус җылы булыр дип көтелә. Әгәр мондый югары температура булса, нинди кар яусын инде?"- диде Переведенцев.

Беренче кар атна башында Мәскәүдә көтелә. Чәршәмбе көнне юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, бу атнада Татарстанның кайбер районнарында да беренче кар яварга мөмкин.

«Пәнҗешәмбе, 21 октябрьдә, төнлә явым-төшем күзәтелми. Көндез кайбер районнарда юеш кар катыш яңгыр явуы мөмкин. Шулай ук көндез көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә», - диелә ведомство сайтында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100