news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гидрометеорология үзәге: Татарстанда беренче кар 20 октябрьдә көтелә

Бу көнне температура төнлә -3º, көндез +3… +8 градус булыр дип көтелә.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, Татарстанда беренче кар якындагы чәршәмбе, 20 октябрьдә булырга мөмкин.

Шулай итеп, бу көнне температура төнлә -3º, көндез +3… +8 градус булыр дип көтелә, әмма кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр фаразлана, республикада урыны белән яңгырлы кар явуы мөмкин.

Дүшәмбе, 18 октябрьдә, төнлә +2дән +7гә кадәр, көндез 12гә кадәр җылы булачак, ләкин яңгыр явуы ихтимал.

Сишәмбе, 19 октябрьдә, төнлә +2дән +7гә кадәр, көндез +10 градуска кадәр җылы көтелә. Аязучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100