Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Экология» илкүләм проекты «Вконтактте»да экочеллендж кушымтасын эшләтеп җибәргән
Җиңүче төбәктә киләсе елда популяр артистлар катнашында масштаблы экофест узачак.
(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). «Экология» илкүләм проекты кысаларында «ВКонтакте» челтәрендә экочеллендж белән мини кушымта эшли башлаган.
«Илкүләм приоритетлар» инициативасы «Урманны саклыйк» россиякүләм экологик акциясенә ярдәм йөзеннән гамәлгә ашырыла, анда катнашучылар ел саен дистәләгән миллион агач утырта.
Шул ук исемдәге кушымтадан файдаланучыларга экология һәм урманнарны саклау өлкәсендәге иҗади, мәзәк һәм информатив сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителә. «Урманны саклыйк» акциясенең онлайн-чараларында катнашу да исәпкә алына. Сүз уңаеннан, кушымтаның интерактив картасы ярдәмендә шунда ук теркәлергә мөмкин.
Үз казанышларың һәм тематик статусларың белән дусларың белән уртаклашырга мөмкин, моның өчен дә өстәмә баллар бирелә.
Шул ук вакытта кушымта дуслар белән шәхси зачетларда ярышу өчен генә түгел, төбәкара онлайн-ярыш та. Иң күп балл җыйган төбәк җиңүче булачак.
«Җиңүче төбәктә киләсе елда популяр артистлар катнашында масштаблы экофест узачак, — дип белдерде „Илкүләм өстенлекләр“ коммерциясез автоном оешмасы генераль директоры София Малявина. — Ләкин кушымтаның төп идеясе — „Урманны саклыйк“ проектына мөмкин кадәр күбрәк катнашучыны җәлеп итү. Агымдагы ел планы буенча, волонтерлар, җирле халык һәм урманчыларның активлыгы белән акция кысаларында ил буенча рекордлы 70 млн агач утыртылачак».
- «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе беренче тапкыр илдә 2019 елда үткәрелде. Ике ел эчендә анда катнашучылар 80 миллионнан артык агач утырткан. Экологик инициатива Россиядә иң зурлардан санала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз