news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар әбиләр чуагы быел тагын кабатланмас дип фаразлый

Россиянең кайбер төбәкләрендә аномаль җылы һава торышы саклана, мәсәлән Якутиядә һәм Камчаткада аномалия 12-14 градусны тәшкил итә.

Синоптиклар әбиләр чуагы быел тагын кабатланмас дип фаразлый
Владимир Васильев

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). 2020 елда әбиләр чуагы төгәлләнде. Россиядә быел ул кабатланмаячак. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Романа Вильфандка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Куртка һәм баш киеме кимичә генә урамга чыгарлык җылы һава торышы булырга тиеш. Әбиләр чуагы — ул 17-19 градус, әлбәттә мондый җылы һава торышы билгеләре юк», — диде ул. 

Синоптик әйтүенчә, 2020 елда әбиләр чуагы шактый озакка — октябрь урталарына кадәр сузылды. Әмма Россиянең кайбер төбәкләрендә аномаль җылы һава торышы саклана. Мәсәлән, Якутиядә һәм Камчаткада аномалия 12-14 градусны тәшкил итә.

Алдарак «Татар-информ» Казанда быелгы әбиләр чуагының 145 ел эчендә озакка сузылуы буенча икенче булуын язган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100