news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкын ял көннәрендә яңгырлы һәм җилле һава торышы көтә

Республикада температура фоны түбәнәюе дәвам итәчәк.

Татарстан халкын ял көннәрендә яңгырлы һәм җилле һава торышы көтә

(Казан, 18 сентябрь,«Татар-информ»). Киләсе ял көннәрендә Татарстанда яңгырлы һәм җилле һава торышы көтелә. Һава торышы төньяк-көнбатыш циклон йогынтысында формалашачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

18 сентябрьдән 19 сентябрьгә каршы төндә республикада урыны белән яңгыр явачак, җылылык  +6дан алып +11 градуска кадәр булачак. Көндез актив атмосфера фронты үткәндә төрле интенсивлыктагы яңгырлар һәм көчле җил фаразлана, аның тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк. Термометр баганасы +15 градуска кадәр күтәрелә.

Якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә Татарстанда һава торышы циклонның тыл өлеше йогынтысында формалашачак. Һава торышының тотрыксыз булуы көтелә, вакыт-вакыт яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан искән  җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк. Температура фоны түбәнәюе дәвам итәчәк: төнлә +2дән +8 градуска кадәр, көндез +13 градуска кадәр була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100