news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры Казанда һава торышының начараюы турында кисәтте

Татарстан башкаласында салкын көннәр дүрт көн дәвам итәчәк.

КФУ профессоры Казанда һава торышының начараюы турында кисәтте

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бу көннәрдә Казанда һава торышы сизелерлек бозылачак. Ял көннәрендә үк шәһәрдә салкын була, кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.

«Без циклонның арткы өлешенә эләгәчәкбез, ул төньяк җил алып киләчәк. Һава торышы тотрыксыз булачак, ә температура нормадан түбәнрәк төшәчәк. Хәзер Казанда уртача тәүлеклек температурасы 10-11 градусны тәшкил итә. Ял көннәрендә һава температурасы нормадан 1-2 градуска түбән булачак», — дип билгеләп үтте ул.

РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда якшәмбе һәм дүшәмбе көнне Татарстан башкаласында һава температурасы көндез 11 градус, ә төнлә - 5-6 градус җылы булачак. Сишәмбе, 22 сентябрьдә, көндезге сәгатьләрдә һава 13 градуска кадәр җылыначак, болытлы булачак. 24 сентябрьдә, көндез 19 градуска кадәр җылылык көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100