news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда томан һәм 33 градуска кадәр эсселек көтелә

Сишәмбе һәм чәршәмбе, 20 һәм 21 июль көннәрендә, Татарстанга яшенле яңгыр, көчле җил фаразлана.

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 19 июль көнне, Татарстанда элек урнашкан эссе һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми. Әмма төнлә һәм иртән төбәктә урыны белән томан төшәргә мөмкин. Талгын җил исәчәк.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 15 тән 20 градуска кадәр җылылыкта була. Көндез һава +28, +33 градуска кадәр җылыначак.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, сишәмбе һәм чәршәмбе, 20 һәм 21 июль көннәрендә, Татарстанга яшенле яңгырлы, көчле җилле, боз явуы мөмкин булган тотрыксыз һава торышы кайтачак. Шул ук вакытта температура фоны кимемәячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100