news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрий Переведенцев: Табигатьне сакларга кирәк — ул уникаль

Россиянең Төп законына кертеләчәк төзәтмә илнең табигый байлыкларын саклауга тулысынча ышаныч багларга мөмкинлек бирәчәк.

Юрий Переведенцев: Табигатьне сакларга кирәк — ул уникаль
архив/Михаил Захаров

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Тирә-юньне саклау турында Россия Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмә кешенең табигатькә тәэсирен киметергә ярдәм итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУның Экология һәм табигатьне файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әйтте.

«Мин, әлбәттә берссүзсез риза. Табигатьне сакларга кирәк, ул уникаль һәм төрле йогынтыларга тиз бирешә. Хәзер нәрсә майтарыла бездә? Кеше табигый мохиткә бик көчле йогынты ясый, шуның аркасында океаннар оксидлаша, чөнки анда күп күләмдә парник газлары эләгә», — диде профессор.

Переведенцев әйтүенчә, кеше гаебе белән парник эффекты аркасында һаваның глобаль температурасы ике градуска күтәрелергә мөмкин, ә бу бөтен планета өчен бик начар.

Россия Конституциясенең 114 маддәсенә тәкъдим ителгән төзәтмә буенча, Хөкүмәт гражданнар тормышы һәм тирә-юньгә хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең тискәре йогынтысын киметү өчен уңайлы шартлар тудырырга тиеш.

Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан зоояклаучылары Россия Конституциясенең 114 маддәсенең яңа редакциясе илнең алга китеше өчен җитди адым дип белдергән иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100