news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Гидрометеорология үзәге аномаль салкыннар турында кисәтте

Эссе һава торышын билгели торган антициклонның көнбатышка китүе аркасында, көннәр суытачак.

Россия Гидрометеорология үзәге аномаль салкыннар турында кисәтте
архив

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Киләсе атнада Россиянең Европа өлеше үзәгенә аномаль салкыннар киләчәк, температура фоны хәзергесе белән чагыштырганда ун градуска кимиячәк. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән РИА Новости яза.

Метеоролог моны җәйге кояш торгынлыгы вакытында бик эссе һава торышын билгели торган антициклонның гадәттәгечә көнчыгышка түгел, ә көнбатышка күчүе белән бәйле дип аңлатты.

Хәзер антициклон Каспий диңгезеннән Мәскәү аркылы Скандинавиягә күчә. Шуңа күрә, ул күчкәч, шимбә, 20 июньдә салкын һава киләчәк.

Моннан тыш, аномаль салкын һава торышы нормадан алты градуска түбән булачак, Урал һәм Себернең кайбер төбәкләрендә урнашачак. Монда сүз Томск, Омск, Төмән һәм чиләбе өлкәләре турында сүз бара, диде Вильфанд.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100