news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вильфанд: Эсселек метеоүзәкләр тарихында теркәлгән рекордны да узып китәргә мөмкин

Соңгы рекорд +29,1 градус тәшкил иткән һәм XIX гасыр ахырында куелган.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Россиянең Европа өлешендә һава температурасы метеокүзәтүләр тарихындагы рекордны да узып китәргә мөмкин.

Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд РБК телеканалына шулай дип белдерде.

«Россиянең Европа өлеше үзәгендә бик эссе булачак, температураның метеокүзәтүләр үткәрелә башлаганнан алып 143 ел эчендә рекордлы күрсәткечләрне узып китүе фаразлана. Һава температурасы +30, +32 градус тәшкил итәчәк», — дип ачыклык кертте ул.

Эксперт сүзләренчә, соңгы рекорд +29,1 градус тәшкил иткән һәм XIX гасыр ахырында куелган.

Вильфанд билгеләп үткәнчә, югары температура көндез генә түгел, төнлә дә саклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100