news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда киләсе тәүлектә +33 градус эссе була

Явым-төшем күзәтелми.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Иртәгә,19 майда, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Татарстан синоптиклары фаразы буенча явым-төшем күзәтелми.

Төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка таба күчүчән талгын җил фаразлана, көндез урыны белән көчәйгәндә тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк.

Минималь һава температурасы төнлә +15..+20, түбән урыннарда +10..+15 градус. Һаваның максималь температурасы көндез +28..+33 градус була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100